Бердәм федераль платформада 2022 елда төзекләндерү планлаштырыла торган иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча тавыш бирү үткәрелә, ул 2021 елның 26 апреленнән 30 маена кадәр узачак. Татарстан Республикасы өчен Россиянең Төзелеш министрлыгы тарафыннан 2022 елда төзекләндерелергә тиешле җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча «халык сораштырулары» сервисы аша һәм «ТР Хезмәтләре»мобиль кушымтасында 2022 елда төзекләндерелергә тиешле җәмәгать урыннарын сайлау буенча рейтинглы тавыш бирү үткәрү килештерелде.