26 апрель көнне Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә Г.Тукай ның тууына 135 ел тулу уңаеннан һәм Татарстан Республикасында 2021 ел-туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Тукай безнең күңелләрдә» дигән чара үтте. Чарада барлык укучылар, укытучылар, китапханәче катнашты. Лукина В.П. укучылар белән кызыклы әңгәмә үткәрде, викторина оештырды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ильина Д.Р. 2021 елда Г.Тукай исемендәге Дэүләт бүләгенә дәгва кылучылар исемлеге, алар турында мәгълүмат белән таныштырды. Әлеге чара туган телгә, бөек шагыйрь иҗатына мәхәббәт, укучыларны әдәби китаплар укуга күбрәк тарту максатыннан үткәрелде. Соңыннан презентация күрсәтелде, «Туган тел» җыры башкарылды. Чара кызыклы да, файдалы да булды.