Бөтен татар дөньясы бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууының 135 еллыгын билгеләп үтә. Тукайның туган көнендә республикабызда тагын бер гүзәл бәйрәм уздырыла: ул да булса — Туган тел көне. Әлеге ике бәйрәмнең бер көндә үткәрелүе очраклы гына түгел, чөнки Тукай һәм туган тел ул аерылгысыз, алар бер-берсенә үрелгән язмышлар, үткән белән киләчәкне тоташтырып торучы күпер дисәк тә ялгыш булмас.
Шушы көнгә карата Габдулла Тукайның иҗатын, тормыш юлын яктыртып, Җәлил китапханәсенең балалар бүлегендә «Туган телем — Тукай теле» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәсе үткәрелде. Кичәдә татар теле укытучылары, музей хезмәткәре, “Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары , бистәбезне ”Ак калфак” оешмасы эшчәнлегендә актив катнашучылар, ветераннар, шигырь сөючеләр,укучылар катнашты. Бәйрәм матур итеп әзерләнгән балалар чыгышы, сәхнәләштерелгән: «Бала белән күбәләк», «Эш беткәч уйнарга ярый» әсәрләре, “Шүрәле” әкияттеннән өзек , бәйрәмгә чакырылмыйча килгән Шүрәле викторинасы, кунаклар чыгышы белән бергә «Безнең күңелләрдә син, Тукай» исемле презентациясе үрелеп барды. Кичәдә катнашучылар «Тукай-шигъри чишмәбез» исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар. Татар халкының гимны булып яңгырый торган “И туган тел” җыры белән кичәбез тәмамланды.
Балалар һәм кунаклар китаплар белән бүләкләнде.