"Туган тел"не сөйләп, җырлап
Телләребез ачыла.
Су анасы, Шүрәлеләр- безнең дуслар барысы да!
Бакчабызда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган бәйрәм иртәсе үткәрелде. Балалар яраткан шагыйребезнең шигырьләрен сөйләп, җырлы- биюле уеннар уйнап күңел ачтылар. Әкият геройларының чыгышы бәйрәм иртәсен тагын да ямьләндереп җибәрде. Бәйрәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды.