27 нче апрель көнне бистәбезнең мәдәният йортында урнашкан китапханәдә 1986 нчы елның 26 нчы апрелендә Чернобыль АЭС шартлау нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрне искә алу кичәсе оештырылды. Бу чарада китапханә хезмәткәрләре, һәм гимназиябезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы җитәкчелегендә 7 нче сыйныф укучылары да катнашты. Чарадан укучылар 35 ел элек булган вакыйгаларга нигезләнгән видео роликлар карап, китапханә хезмәткәрләренең чыгышларын тыңлап, үзләренә күп мәгьлүматлар туплап кайттылар.