Бүген Җәлил бистәсендә 1 Май-Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан митинг узды

2021 елның 1 мае, шимбә

Бүген Җәлил бистәсендә 1 Май-Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан митинг узды. Кунакларны һәм катнашучыларны М.Г. Юзлибаев исемендәге Җәлил балалар музыка мәктәбенең тынлы оркестры каршы алды. Асфальтта һәм мольбертта рәсем ясау буенча балалар иҗат конкурсы булып узды. Җәлил бистәсенең Хезмәт коллективларын Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Ф.А., "Җәлил поселогы" муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р. А., шулай ук нефть тармагы һәм бюджет оешмаларының профсоюз лидерлары сәламләде. Бәйрәм җиңел атлетика эстафетасы, шахмат, йөзү, өстәл теннисы, гер күтәрү, спорт уеннары, "Язгы моңнар"вокаль конкурсы белән дәвам итте. Кич белән җәлиллеләрне һәм бистә кунакларын мәдәният йорты каршындагы үзешчән артистлар концерты һәм дискотека көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International