6нчы Б сыйныф укучылары белән "Кояш аланында" дигән чара

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Рус теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында «Җәлил гимназиясе»ндә 6нчы Б сыйныф укучылары белән "Кояш аланында" дигән чара үткәрелде. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гафарова А.Т. балаларга 80 ел элек булган вакыйгалар турында сөйләде. Гашыйк парларның хушлашу күренешен балалар сәхнәләштерде. Алар шулай ук импровизацияләнгән учак янында  концерт  номерлары әзерләделәр,  совет шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар, Бөек Ватан сугышы чоры җырларын җырладылар, авыр сугыштан соң ял итү мизгелләрен күрсәттеләр, кызлар "Катюша" биюен биеделәр. Кечкенә тамашачылар бу чарада актив катнаштылар: сорауларга җавап бирделәр, артистларга чын күңелдән рәхмәт белдереп кул чаптылар, чара ахырында ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре әйттеләр. Чара ахырында укытучы балаларның игътибарын Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар күргәзмәсенә юнәлтте, аны мәктәп китапханәчесе Г.А. Фазлыева әзерләгән иде. Кичә “Җиңү көне”  җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International