Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексында 3.2 статья буенча административ җаваплылык каралган. Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу

1. Әлеге максатларда билгеләнмәгән урыннарда сәүдә итү, әлеге статьяның 3 өлешендә каралган очраклардан тыш, гражданнарга - 1000 сумнан алып 3000 сумга кадәр; вазыйфаи затларга - 5000 сумнан алып 10 000 сумга кадәр; юридик затларга-20000 сумнан 50 000 сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

2. Әлеге статьяның 1 өлешендә ел дәвамында кабат кылынган гамәлләр гражданнарга - 3000 сумнан 5000 сумга кадәр; вазыйфаи затларга - 10 000 сумнан 20 000 сумга кадәр; юридик затларга 150 000 сумнан 200 000 сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

3. Стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру тәртибен (схемасын) бозу - гражданнарга - 3000 сумнан 4000 сумга кадәр; вазыйфаи затларга-10 000 сумнан 15 000 сумга кадәр; юридик затларга-100 000 сумнан 150 000 сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

4. Әлеге статьяның 3 өлешендә ел дәвамында кабат кылынган гамәлләр гражданнарга - 4 000 сумнан 5 000 сумга кадәр; вазыйфаи затларга - 20 000 сумнан 30 000 сумга кадәр; юридик затларга-200 000 сумнан 300 000 сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International