Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбенең яшь армиячеләре «Җиңү хаты» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылдылар. Катнашучылар Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котладылар, ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм Бөек Ватан сугышы елларында каһарманлык, ныклык һәм фидакарьлек күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.