2021 елның 1-9 май көннәрендә «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясе үткәрелә. 3 нче санлы "Аленушка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Бөтенроссия акциясендә катнаша. Акциянең төп аспектлары: Рәсәйдә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе атмосферасын булдыру, яшь буынга аның гореф-гадәтләрен тапшыру, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт белдерү, һәлак булган ветераннар турында искә алу.