2021 елның 7 нче май көнне Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы, Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәннәре белән очрашты. Авыл җирлеге башлыгы Хөсниева В.В., Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Сарман муниципаль районы башлыгы Ф. М. Хөснуллин җитәкчелэре исеменнән, тыл хезмәтчәннәрен Җиңүнең 76 еллыгы белән котлады. Бүләк пакетларын, открыткалар тапшырды һәм аларга озын гомер теләде.