Илебезнең иң зур бәйрәме алдыннан сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәт акцияләре оештырыла. Берничә көн элек тыл ветераннарына азык-төлек пакетлары тапшырылды. Бүген аларга Республика балалар хәрәкәте активистлары, Форпостчылар Татарстан Республикасы президенты Р. Н. Миңнехановның котлау открыткаларын тапшырдылар.