Бүген Сарман районында «ветеранга бүләк» һәм «ветеран йорты янында Парад»традицион бәйрәм акцияләре узды. Сугышта катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, партиянең башкарма секретаре Гөлшат Салихова, башлангыч бүлек секретарьлары, партия һәм мәдәният бүлеге активистлары котладылар.
Фәрит Хөснуллин һәр ветеранга рәхмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Тантаналы шартларда ул Җиңү хаты, азык-төлек җыелмалары һәм чәчәкләр тапшырды.
- Бүген, тыныч вакытта, без сезне, тыныч хезмәт итә, шатлана һәм балаларны тәрбияли алырлык геройлар буынын хөрмәтлибез һәм хәтерлибез. Бөек Җиңү өчен бөтен көчне биргән сезнең ярдәм белән без киләчәккә планнар корабыз һәм иртәгәсе көн турында ышаныч белән уйлый алабыз, - дип ветераннарга рәхмәт белдерде Башкарма сәркатип Гөлшат Салихова
Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен йорт янында бәйрәм концерты оештырылды.