Кадерле ветераннар! Хөрмәтле райондашлар, килгән кунаклар!
Сезне Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!
1945 елның Җиңү языннан безне 76 ел аерып торса да, барыбыз өчен дә моннан да яктырак һәм олырак бәйрәм юк. Илебез бәйсезлеген саклап калган геройларның үлемсез батырлыгы һәрберебезнең йөрәгендә.
Бөек Ватан сугышында җиңү – ул милли горурлык, хәрби дан һәм илебез халкының бердәмлеге символы. Яу кырында корал тотып һәм тылда фидакарь хезмәт белән Җиңүне якынайткан ватандашларыбызга карата ихтирам хисләребез чиксез. Үсеп килүче буын һәм бүген Ватанны саклаучылар сафларында хезмәт итүче яшьләр өчен ныклык һәм каһарманлык үрнәге булып торучы ветераннарның һәммәсе алдында без чиксез бурычлы. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннар!
Хөрмәтле райондашлар! Бөек бәйрәмебез белән котлап, сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм бәхет телим!
Җиңү Көне котлы булсын!