Бөек Ватан сугышы ветераны Харисов Фатыйх Харис улын 100 яшьлек юбилее белән котладылар

2021 елның 9 мае, якшәмбе

Фатыйх Харис улы, 1921 нче елда Татарстан Республикасының Сарман районы Куҗак авылында туган. 1937 елда Иске Минзәләбаш мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлый һәм Яр Чаллы шәһәренең Александровка училищесына 1940 елда тәмамлаган «Механизатор» курсларына керә. Аннан Бөгелмә шәһәренең машина-трактор остаханәсендә эшли. 1942 елның апрелендә армиягә алына. Владимир шәһәрендә танк бүлегендә укый. Укуын тәмамлап өлгермичә, Ленинград фронтына җибәрелә. 165 аерым разведка ротасында атучы булып сугышкан. 1943 елда хәрби хәрәкәтләр барышында билбау һәм аягы авыр яралана. 1943 елның июненнән 1944 елның февраленә кадәр Череповец шәһәренең 1331нче эвакуация госпиталендә дәвалана. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Ленинградны саклаган өчен» медале, Жуков медале, башка медальләр белән бүләкләнгән.

1944 елда Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, Сарман районының «Круч-Кул» колхозында тракторчы булып эшли. Анда 35 ел эшли. «Хезмәт ветераны» медале бар, берничә тапкыр Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнгән. Җәлил бистәсендә 1993 елдан бирле яши. Биш баласы бар. II төркем инвалид. Хәзерге вакытта Азнакай шәһәрендә кызында яши.

Ветеранны котларга Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, Җәлил поселогы башлыгы Рафик Кәримов, хәрби комиссар Дашгын Гасанов, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова килгән иде.

Кунаклар ветеранны җылы сәламләделәр һәм аңа Россия Президенты В.В.Путин, Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов исеменнән, Республика һәм район җитәкчеләре исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырдылар. Фатыйх Харисович мондый игътибарга бик шат иде һәм кунакларга чын күңелдән рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International