Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы митинг.

2021 елның 9 мае, якшәмбе

Бүген Җәлил поселогында Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг узды. Митингка Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, җирле һәм район хакимияте вәкилләре чакырылган иде. Иртә таңнан мәдәният сараена поселокта яшәүчеләр һәм килгән кунаклар традицион бәйрәм атрибутлары: георгий тасмалары, ал гвоздиклар белән килделәр.

Бәйрәм Дан монументы каршындагы мәйдан киңлегендә башланган музыкаль тамаша белән дәвам итте. Матур, җан өчен булган гамәл беркемне дә битараф калдырмады.

Дан Монументы янында котлау сүзләре белән Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ф.А.Вәлиев, «Җәлилнефть» идарәсе башлыгы Р.А. Әхмәтшин, «Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Р.А.Кәримов, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны П.П. Мартьянова, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариатының бүлек начальнигы Ленар Хәмбал улы Һадиуллин чыгыш ясадылар.

Митинг тантаналы марш-парад белән тәмамланды. Аларга 32 янгын сүндерү һәм коткару бүлеге башлыгы П.В. Веретенников җитәкчелек итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International