9 май көнне Үзәк мәдәният һәм ял паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган бәйрәм концерты булып узды. Район халкы һәм кунаклары өчен концерт программасын район үзешчәннәре һәм балалар сәнгать мәктәбе укучылары тәкъдим итте.
Проектны уңышлы яклау – дөрес сайланган тема, уйланылган структура, көчле практик өлеш һәм ышанычлы чыгыш ул. 7 нче А сыйныфында индивидуаль проект эшләрен яклау булды. Укучылар үзләренең проект эшчәнлеге, аудитория алдында чыгыш ясау, теманың тирәнлеген ачу күнекмәләрен күрсәттеләр.