Илебезнең иң зур бәйрәме белән

2021 елның 10 мае, дүшәмбе

9 майда мәктәбебезнең зур коллективы Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган парадта катнашты. Безнең белән бергә  сугыш кырларында һәлак булган, сугыш яраларыннан үлгән туганнарыбыз да үтте мәйданнан. Фотоларда күпме каһарман! Юнармия хәрәкәте активистлары строй белән сугыш һәм тыл ветераннары, кунаклар алдыннан үттеләр. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар бәйрәм концертында катнаштылар. Бу бәйрәм беркемне дә битараф калдырмый. Ул горурлык һәм  сагыш бәйрәме дә.
Бәйрәм  тантанасыннан соң Әфган сугышында башларын салган мәктәбебез укучылары С.Притула белән Р.Миннекаев истәлегенә куелган мемориаль такталарга тере чәчәкләр дә салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International