9 Май-һәр кешенең йөрәгенә аеруча кадерле бәйрәм. Без тыныч күк йөзенә шатланабыз һәм бер үк вакытта сугыштан кайтмаучылар турында моңсуланабыз. Бөек Ватан сугышында Җиңү салютлары, көтеп алынган бәйрәм салютлары яңгыраганга 76 ел узды. Бүген Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан безнең бистәдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76нче еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Митингка халык һәм кунаклар, "Җәлил гимназиясе" укучылары һәм педагоглары, мәктәп һәм бистәнең хезмәт коллективлары җыелды. Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз!