12 май көнне Җәлил бистәсе мәйданында Казанның 175-нче номерлы мәктәбе укучыларын искә алу митингы узды. Һәлак булган балаларны искә алу өчен Җәлил поселогы башлыгы Кәримов Р. А., территориаль профсоюз оешмасы рәисе Филимонов В. Н., Сарман районы буенча социаль программаларны алып бару үзәге җитәкчесе урынбасары Салихов Х. М., мәктәп директорлары һәм укучылар килде. Балалар чәчәкләр һәм уенчыклар куйдылар.