Сарман муниципаль районында Террорчылыкка каршы комиссия утырышы

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

12 май көнне Сарман муниципаль район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районында Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды.

 

Утырыш Казанда гимназиядә ату вакытында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Җыелучылар тугыз һәлак булган: җиде бала һәм ике олысын искә алдылар.

 

Утырыш эшендә Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Зәй шәһәрендәге бүлеге башлыгы Раил Гарифуллин катнашты. Утырышны террорчылыкка каршы комиссия рәисе, район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

 

«11 май көнне Казан шәһәренең 175 - нче номерлы гимназиясендә булган фаҗигале вакыйгаларга бәйле рәвештә район мәгариф оешмаларында куркынычсызлык чараларын көчәйтү турында» гы мәсьәлә каралды, Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Газинур Габидуллин доклад белән чыгыш ясады. «Мәгариф объектларының террорчылыкка каршы сакланышын тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар турында» мәгълүмат белән Сарман урта мәктәбе директоры Гөлназ Сабирҗанова һәм Җәлил беренче санлы "Каенкай" балалар бакчасы мөдире Зөлфия Гарипова чыгыш ясадылар.

 

Утырыш нәтиҗәләре буенча террорчылыкка каршы комиссия рәисе Фәрит Хөснуллин район мәгариф объектларының террорчылыкка каршы яклануын тикшерергә, үткәрү режимын көчәйтергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International