Кайгыгызны уртаклашабыз ...

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Җәлил гимназиясе коллективы, укучылар һәм аларның әти-әниләре кичә Казан шәһәренең 175нче гимназиясендә булган теракт корбаннарының кайгысын уртаклашалар. Бүген, 12нче май көнне, мәдәният йорты янындагы мәйданда һәлак булган укучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре белән хушлашу булды. Җәлил мәктәбе укучылары Үзәк мәйданда узган митингта катнаштылар. Укучылар Дан һәйкәле янындагы стихияле мемориалга чәчәкләр салдылар.

Җәлил гимназиясенең 2006, 2009 һәм 2010 нчы еллардагы чыгарылышлары Нуриев Ринат җитәкчелегендә «Җәлил гимназиясе» укытучыларына авыр хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре белән чәчәкләр бүләк иттеләр. Чыгарылыш сыйныф укучылары тыныч вакытта укуларына шат булуларын билгеләп үттеләр һәм укытучыларга тыныч күк йөзе теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International