Шыгай авылы Сарман районының Азалак авыл җирлегендә урнашкан. Әлеге кечкенә авылда 4 милләт вәкиле яши. Бүген ачылган стелада Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре татар, рус, башкорт, мари телендә язылган.
Стеланы ачу тантанасында һәр милләт үз телендә җырлады, шигырь укыды. Республикабызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узган бу чара зур әһәмияткә ия.
Ике ел шушы ниять белән яшәдем, - ди стеланы ясауда хәйриячелек күрсәткән Равил Мөбәрәкҗанов.
Аның кебек изге ниятле, туган ягы, туган теле өчен янып яшәүче кешеләр булганда, туган телләр яшиячәк, дип ышанырга була.