21 май көнне Сарман үзәк китапханәсе татар шагыйре һәм тарихчысы Дамир Гарифуллинның музей бүлмәсенә экскурсия оештыра. Экскурсиядә көн давамында, 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр катнашырга мөмкин, 13.00 сәгатьтә Дамир абыйның үзенең дә катнашуы көтелә. Һәр теләгән кешене үзәк китапханәдә көтеп калабыз, керү - ирекле.