Бүген Сарман муниципаль районында «Бердәм РОССИЯ» партиясеннән сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сайлау өчен алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашты. Очрашуны «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе секретаре Фәрит Хөснуллин алып барды.
Көн тәртибендә 2 мәсьәлә каралды:
1. «Бердәм РОССИЯ» партиясеннән сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар буенча алдан тавыш бирү.
2. «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру»проектында катнашу турында.
Очрашуда 6 кандидат катнашты:
Воронов Владимир Александрович-шәхси эшмәкәр
Исхаков Рамил Ильяс улы-шәхси эшмәкәр
Мугтасимов Руслан Рөстәм улы - "Азнакай муниципаль районының ТКХ һәм төзекләндерү Департаменты" МУП директоры, Азнакай шәһәре Советы депутаты
Сәйфетдинов Артур Айрат улы-шәхси эшмәкәр
Хөснуллин Равил Камил улы-Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты
Ягафаров Азат Фердинанд улы - генераль директор урынбасары - "Татнефть" ГАҖ нең Мәскәү шәһәрендәге вәкиллеге директоры.
Шулай ук Жуйкова Изольда Павловна - «Бердәм РОССИЯ» партиясеннән сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар итеп алга таба тәкъдим итү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүне уздыру буенча Татарстан төбәк оештыру комитеты әгъзасы.
Кандидатлар үз чыгышларын тәкъдим иттеләр, очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.