"Эрудит" дип исемләнгән муниципаль уен

2021 елның 21 мае, җомга

18 нче май көнне Сарман 1 нче урта мәктәбендә физика буенча 7-8 нче сыйныф укучылары өчен "Эрудит" дип исемләнгән муниципаль уен үткәрелде. Безнең укучылар актив рәвештә җиңү өчен көрәштеләр һәм команда уенында беренче урынны яуладылар. "Шәхси уен" номинациясендә 8нче Б сыйныф укучысы Исрафилов Риназ җиңүче булды, ә 7нче А сыйныф укучысы Горбунов Егор призер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International