Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөгелмә районында эш сәфәрендә булды, анда ул авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсен үткәрде. Утырыш эшендә Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, республиканың 14 районы, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.
Утырыш башланганчы тематик «түгәрәк өстәлләр» узды, аларда хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерүгә кагылышлы иң актуаль мәсьәләләр турында фикер алышынды. Утырышта әлеге фикер алышуларның нәтиҗәләре турында хәбәр иттеләр.
Фәрит Мөхәммәтшин ТР Икътисад министрлыгы җитәкчелегенең игътибарын шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү буенча булган чаралар турында мәгълүматны көчәйтү кирәклегенә юнәлтте.
Парламент башлыгы сүзләренә караганда, зона киңәшмәләре нәтиҗәләре буенча фермерларга һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү, район һәм авыл җирлекләре башлыкларын бу процессларга кертү буенча конкрет чаралар эшләнергә тиеш. Конструктив идеяләр һәм тәкъдимнәр йомгаклау документына кертеләчәк һәм әлеге юнәлеш буенча эшчәнлек нигезенә салыначак.