22 май көнне Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Тантананың төп сәбәпчеләре, әлбәттә инде, тугызынчы сыйныф укучылары булды. Бу көнне алар адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады. Чыгарылыш сыйныф укучыларына төп теләкләр – йомгаклау аттестациясенә имтиханнарны уңышлы тапшыру, һөнәр сайлау, туган мәктәпне, үз укытучыларын онытмау, ата-аналарга сакчыл караш, бер-берең белән элемтәдә тору. Беренче сыйныф укучылары һәм ата-аналар чыгышлары дулкынландыргыч булды. Җавап сүзе белән чыгарылыш сыйныф укучылары чыгыш ясады. Чәчәкләр, сюрпризлар, бүләкләр күп булды. Һәм, әлбәттә, прощальные күз яшьләре иде. Олы яшьтәге балаларыбыз балачак белән саубуллашты. Хәерле юл, чыгарылыш сыйныф укучылары!
Ә калган укучылар өчен көтеп алынган җәйге каникуллар башлана