Иң дулкынландыргыч һәм онытылмас бәйрәм-Соңгы кыңгырау-22 май көнне Сарман гимназиясендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен яңгырады.Бу һәр кеше тормышында онытылмас,дулкынландыргыч мизгел-мәктәпне тәмамлау.Балачак мәшәкатьсез балачак тәмамланды, алда өлкәннәр, мөстәкыйль тормыш.Бәйрәм кунакларының,гимназия директорының һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарының, котлау сүзләре яңгырады.Гимназияне тәмамлаучыларны котларга Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сәхипова И. Р., мәгариф бүлеге мөдире урынбасары Габидуллин Г. А., "Старт" спорт мәктәбе җитәкчесе Хафизов Ш. М. килделәр.