22 май көнне мәктәбебездә кабат соңгы кыңгырау шалтырады. Быел мәктәбебезнең 11 нче сыйныфын 43, 9 нчы сыйныфын 59 укучы тәмамлый.
Без кадерле балаларны, хөрмәтле әти-әниләрне, укытучыларыбызны әлеге күңелле дә, бераз сагышлы да бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Укучыларга ак юллар, сынауларда уңышлар, хыялларының чынга ашуын телибез. Барыбызга да иминлек, исәнлек-саулык насыйп булсын.
Җәлил бистәсе башлыгы Р.Ә.Кәримов, район мәгариф бүлеге методисты Р.Г.Хафизова, «Татнефть» компаниясеннән Х.М.Салихов, мәктәп директоры А.И.Илдаров, беренче укытучылар, сыйныф җитәкчеләре, әти-әниләр укучыларыбызның шатлыкларын уртаклаштылар, үзләренең изге теләкләрен юлладылар.
Хәерле юллар сезгә, укучылар!