Чыгарылыш сыйныф укучыларын шатлыклы һәм бераз моңсу бәйрәм белән котларга күп кунаклар килде. Йомгаклау аттестациясен намус белән тапшыру, олы тормышка яхшы старт алу, бирешмәскә һәм билгеләнгән максатка барырга барлык чыгыш ясаучылар да теләде. Балалар, үз чиратларында, педагогларга сабырлыклары, яхшылык, белемнәре өчен рәхмәт әйттеләр, биюләр бүләк иттеләр, чәчәкләр тапшырдылар. Ә аннары бәхет һәм теләкләрнең чынга ашуына чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның сыйныф җитәкчесе һәм ата-аналары чыгарган төрле төстәге һава шарлары күтәрелде.