Бүген Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбендә 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Бу сөенечле, күңелле, әмма шул ук вакытта дулкынландыргыч та бәйрәм. Чыгарылыш сыйныф укучыларына мәктәп директоры Әхмәтбаева Р. Г., авыл җирлеге башлыгы Дәүләтҗанов Р. Н., Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Галимова Г. А., чыгарылыш сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар җылы сүзләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Җавап сүзендә укучылар директор, укытучылар һәм әти-әниләренә аңлаулары, ярдәменәре һәм биргән белемнәре өчен рәхмәт белдерделәр.