Чыңла, кыңгырау, чыңла!

2021 елның 22 мае, шимбә

   Бүген Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды.Бәйрәмдә Сарман муниципаль районы мәгариф бүлегенең баш белгече Хадиев И.У., район ветераннар Советы рәисе Миңнегулов Н. М,  Кәүҗияк авыл җирлеге башлыгы Хөснетдинов Ф.А. һәм  мәктәп директоры Фатихов  Ш.М. катнаштылар.Алар  барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәм белән чын күңелдән котладылар һәм аларга  алга таба да уңышлар һәм җиңүләр теләделәр. Ә 9 нчы сыйныф укучылары өчен, әлбәттә, безнең мәктәбебездә соңгы кыңгырау чыңлады. Гадәти дә һәм гадәти булмаган да. Хыяллар, өметләр – барысы да киләчәктә, барысы да алда. Чөнки   алар  алдында  яңа юл!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International