2021 елның 22 маенда 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары өчен «Соңгы кыңгырау»чыңлады. 9нчы сыйныфның 14 укучысы һәм 11нче сыйныфның 5 укучысы тиздән туган мәктәбенең диварларын ташлап китәчәкләр.11 ел сизелмичә дә үтте... алда имтиханнар…
Бәйрәм гадәттәгечә гимннан башланды. Мәктәп директоры Л.Н. Шәйхеразиева иң актив укучыларны грамоталар белән бүләкләде. Чыгарылыш сыйныф укучылары адресына безнең кунаклар: Ю.Р. Исмәгыйлева, Сарман муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе, Р. М. Гайсин, Зур Нөркәй авыл җирлеге башлыгы, О. А. Гыйниятуллина, мәгариф бүлеге методисты ихлас теләкләрен җиткерделәр. Сәламләү сүзе белән сыйныф җитәкчеләре, беренче сыйныф укучылары, чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре чыгыш ясады.
Һәм менә иң тантаналы мизгел – соңгы кыңгырау! Киләсе тормыш башлану турында хәбәр бирүче моңсу һәм күңелле. Мәктәп чоры артта калды. Алда имтихан тапшыру өчен җаваплы чор. Хәерле юл, кадерле балалар!