«Каравон» рус фольклоры бәйрәме

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

22 май  көнне Лаеш районының Никольское авылында рус фольклоры «Каравон» бәйрәмен билгеләп үттеләр. Быел ул егерме тугызынчы тапкыр офлайн форматта узды. Анда илнең төрле төбәкләреннән 168 коллектив, шул исәптән Җәлил мәдәният сараеның «Родники» рус җыр ансамбле (җитәкчесе Фәрит Гыйниятуллин) һәм Александровка авыл мәдәният йортының «Рябинушка» рус фольклор ансамбле (җитәкчесе Фәйрүзә Садретдинова) катнашты.

Бәйрәмгә Россия шәһәрләреннән коллективлар, халык осталары, иҗади төркемнәр һәм туристлар килгән иде. Кешеләр таныш локацияләр буйлап йөреп, театральләштерелгән прологта катнаштылар, анда Татарстан мәдәният министры Ирада Әюповны кинәт кияүгә бирәләр. Рөстәм Миңнеханов бәйрәмдә булды һәм чарада катнашучыларны шәхсән үзе сәламләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International