25 май көнне Җәлил бистәсенең 5 нче номерлы «Әкият» балалар бакчасы бинасында балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре арасында гадәттән тыш хәлләрдә хәрәкәт итү күнекмәләрен эшләү буенча өйрәнү эвакуациясе үткәрелде. Янгын сигнализациясен эшләп бетергәннән соң балалар һәм хезмәткәрләрнең балалар бакчасы территориясенә чыгуы оператив оештырылган иде.