Азык әзерләү техникасының әзерлеген кабул итү конкурсы

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Бүген Сарман районында терлек азыгы әзерләү техникасының, катнашмаларның-азык таратучыларның һәм азыксаклагычларның азык әзерләүгә әзерлеген конкурс-кабул итү булды.

Районда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов җитәкчелегендә комиссия эшләде. Комиссия составында шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру секторының әйдәүче белгече Илнур Гарипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов һәм башка белгечләр бар иде. Кунакларны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм «Агрокөч» җәмгыяте генераль директоры урынбасары Аян Ибәтуллин озатып йөрде.
Ленар Наил улы сөт комплексларында һәм товар фермаларында, күпьеллык үләннәр чәчүлекләрендә, агрофирмаларның машина-трактор станцияләрендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International