Бүген районга эшлекле визиты белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев килде. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде. Эш сәфәре кысаларында ул "Петровский завод" ҖЧҖ, "Сарман ит комбинаты" ҖЧҖдә булды, анда предприятие җитәкчелеге белән очрашты һәм проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышты, киңәшләр бирде. Равил Сираҗиев шулай ук видеоконференция режимында узган киңәшмәдә катнашты, "Җәлилнефть" идарәсе башлыгы Рәис Әхмәтшин белән очрашты.