"Хезмәт даны" музеена экскурсия

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Бүген «Җәлил гимназиясе» нең 6 нчы сыйныф укучылары «Җәлилнефть» идарәсенең Хезмәт даны музеенда булдылар. Алар өчен «Җәлилнефть» нефть – газ чыгару идарәсенең "Хезмәт даны" музее хезмәткәре Альмира Галиәхмәтова тарафыннан гадәти булмаган форматта экскурсия оештырылды-ул «Нефть тамчылары сәяхәте» дигән квест рәвешендә узды. Балаларга нефтьнең нәрсә икәнен һәм аның кайдан алынуы, нәрсә эшләүләре турында сөйләделәр. Шулай ук укучыларга нефть эшкәртү процессы белән бәйле һөнәрләр турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International