Әдәби фестиваль "Мин татарча укыйм"

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

26 май көнне Сарманның үзәк Ял паркында районкүләм «Мин татарча укыйм» әдәби фестивале үтте. Ул Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан татар халкының әдәби мирасын пропагандалау, туган телгә һәм шул телдә язылган әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, басылган мәгълүматны кабул итү сәләтен арттыру максатыннан мәктәп укучылары арасында оештырылды. Фестивальдә районыбызда эшләп килүче урта гомуми белем бирү мәктәпләре һәм гимназияләрдән 6 шар укучыдан торган 8 команда катнашты. “Җәлил гимназиясе”нең “Җәлил оныклары”, “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Заман җилкәне”, «Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Җәлилчеләр”, “Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Әдәби җилкән”, “Петровка завод урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Очкын”,“Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Татар яшьләре”, “Сарман гимназиясе”нең “Гимназистлар” һәм “Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Татар яшьләре” командалары үзара 4 этапта көч сынаштылар. Кайберәүләрнең “хәзерге заман яшьләре китап укыймыйлар” дигән сүзләрен инкарь итеп, барлык катнашучылар да әлеге фестивальдә катнашу өчен укырга тәкъдим ителгән проза әсәрләрне укып, шагыйрьләрнең иҗатын өйрәнеп, бик яхшы чыгыш ясадылар. Аларны мөхтәрәм жюри бәяләде. Ә жюри әгъзалары безнең күренекле якташларыбыз иделәр: С.Рәфыйков, Р.Төхфәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе, шагыйрь Дамир Гарифуллин; Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйрәсе Клара Булатова; Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясе лауреаты, язучы Рәфкать Кәрами; Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Россиянең атказанган укытучысы, шагыйрә Вәсимә Хәйруллина; Татарстан Республикасының Г.Тукай һәм РСФСРның М.Горький исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе, Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның хатыны Нәкыя Гыйләҗева; Халык мәгарифе отличнигы, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия иясе, фронтовик шагыйрь Әзһәр Габидиның улы Маннур Габидуллин. Жюри рәисе итеп шагыйрь, язучы, профессор, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Җамал Вәлиди исемендәге әдәби премиясе лауреаты Фәрит Яхин билгеләнде. Фестивальнең нәтиҗәләре түбәндәгечә булды: 3 урынга “Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Татар яшьләре” командасы, 2 урынга “Петровка завод урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Очкын” командасы, 1 урынга “Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Татар яшьләре” командасы лаек булдылар. Җиңүчеләр дипломнар, медальләр, калган командалар катнашучы сертификатлары алдылар. Һәр катнашучыга бүләкләр тапшырылды, командаларны фестивальгә әзерләгән укытучыларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр бирелде. Чараны Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучылары – Азамат Исламов, Рәмилә Хөсәенова, Эдуард Мөхәммәдиевнең һәм яраткан җырчыбыз Рафис Уразаевның матур җырлары бизәделәр. Үзәк һәм балалар китапханәләре хезмәткәрләре тарафыннан якташ шагыйрьләребезнең шигырьләреннән композиция тәкъдим ителде. Әдәбият сөючеләр бәйрәме һәр катнашучының һәм һәр тамашачының күңелендә бары тик җылы, матур хисләр генә калдыргандыр дип ышанып калабыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International