Сарман ял паркында районкүләм әдәби "Мин татарча укыйм" фестивале уздырылды. Фестивальдә 8 команда көч сынашты. Аларның чыгышларын жюри әгьзаләре бәяләде. Ә жюрида районыбыздан чыккан шагыйрь һәм шагыйрәләр, прозаиклар иде. Безнең мәктәп данын 8а сыйныфы укучылары яклады.Аларга алга таба да уңышлар телибез!