Балалар бакчасында чыгарылыш балы-һәр бала һәм аның әти-әнисе өчен аерым вакыйга, бу олы тормышка беренче баскыч. Бер яктан бу шатлыклы, көтеп алынган бәйрәм, икенче яктан - бераз моңсу вакыйга. Тәрбиячеләргә аларның тәрбияләнүчеләренең яңа тормыш баскычына күчүләре, ә моңсу - инде туган балаларына әверелгән шундый сөйкемле балалар белән аерылышырга туры килүе. Күптән түгел алар балалар бакчасына йөри башладылар кебек, әмма тиздән - булачак беренче сыйныф укучылары.
26-27 май көннәрендә "Аленушка" балалар бакчасында чыгарылыш кичәләре узды. Бәйрәм балалрның тантаналы чыгышыннан башланды. Балалар узган елларда алган белемнәрен күрсәттеләр, бик күп җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Матур традиция буенча, балалар бакчасы мөдире чыгарылыш төркемнәренә хәерле юл, уңышлы укуларын һәм, әлбәттә, балалар бакчасын онытмауларын теләде.