Район Башлыгы Фәрит Хөснуллинның чик сакчылары көне белән котлавы

2021 елның 28 мае, җомга

Хөрмәтле чик сагында хезмәт иткән һәм бүгенге көндә чик сагында хезмәттә булучы райондашларыбыз!

 

Сезне ихлас күңелдән чик саклаучылар көне белән тәбрик итәм.

Суда, һавада, коры җирдә илебез чикләрен саклаучылар безнең армиябезнең әһәмиятле өлеше булып тора. Сезнең уяулык һәм намуслы хезмәтегез – чикләрнең ныклыгын һәм кешеләрнең тынычлыгын тәэмин итә. Бүген дә хезмәттәгечә дус, бердәм сез. Авырлыклар каршында югалып калмыйча, чын ирләрчә, матур тормыш алып барасыз. Актив гражданлык поцизиясендә булуыгыз өчен, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә керткән өлешегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.

Барыгызны да котлап, гаилә бәхете, сәламәтлек, бәхетле матур тормыш телим. Елларыбыз имин, чикләребез һәрчак тыныч булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International