Сәламәтлек көне

2021 елның 29 мае, шимбә

  Спорт  ярышлары  яшь буында  сәламәт  һәм  актив  яшәү  рәвеше  алып  бару  рухы  тәрбияли, аларны  физик  яктан  чыныктыра, кәефне  яхшырта. Шул  максаттан чыгып, бүген  Кәүҗияк  төп  гомуми  белем  бирү  мәктәбендә  саф  һавада  Сәламәтлек  көне  узды. Барлык  укучылар  да  спорт  ярышларында һәм  эстафетада   актив  катнаштылар, узләренең  осталыкларын, җитезлекләрен, көчләрен күрсәттеләр, үзләренең  командадагы  иптәшләренә  ярдәмгә  килделәр.Элеге  спорт  чарасында  җиңүчеләр  һәм  җиңелүчеләр  булмады, э  һәркем  бары  үз-үзен күрсәтте.Бар  кеше  дә  яхшы  кәеф,  бик  күп  тәэсирләр  алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International