Безнең мәктәптә “Талантлар бәйгес” узды, анда 2-8 сыйныф укучылары катнашты. 17 укучы көч сынашты. Иң тырыш балалар үзләренең талантларын һәм нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәттеләр.
"Талантлар бәйгесе”ндә теләкләре булган гап-гади балалар үзләренең гадәти булмаган талантларын күрсәтә. Катнашу өчен төп шарт-талант. Биючеләр, җырчылар, сәнгатьле сөйләүчеләр – һәркем сәхнәгә чыга һәм нәкъ менә аның номеры призга лаек булуын исбатлый ала. Бәйгедә барысы да рөхсәт ителде: җырларга, биергә, музыкаль инструмента уйнарга,шигырьләр укырга, ягъни матурлык иҗат итәргә мөмкин иде.
Бәйгедә катнашучыларның күбесе тамашачылар алдында беренче тапкыр талантларын ачып, үзләрен бөтенләй икенче яктан күрсәттеләр.
Бәйгенең абсолют җиңүчесе булып 5 нче сыйныф укучысы Ишдавлетов Егор танылды. Егор музыкаль инструментта – укулельдә уйнап күрсәтте. 6 нчы сыйныф укучысы Димитриев Ярослав бәйгенең призеры булды. Аның хоббие – массаж ясау. Ярослав дәвалау массажы буенча мастер-класс күрсәтте.Бәйгедә катнашучыларның барысына да дипломнар тапшырылды. Ярышта җиңелүчеләр юк, чыгыш ясаучылар тамашачыларның алкышларына күмелде.