Сарман муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышы

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Бүген район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышы узды. Утырышны район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Район Советы утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде::

1. "Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Контроль-хисап палатасы" муниципаль казна учреждениесе рәисе вәкаләтләрен туктату турында.

2. "Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Контроль-хисап палатасы" муниципаль казна учреждениесе рәисен сайлау турында.

3. Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Уставына үзгәрешләр кертү турында.

Совет утырышында 41 район Советы депутаты катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International