31 май Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш буенча халыкара акция көне. Ул тәмәке эпидемиясенә һәм аның үлем нәтиҗәләренә глобаль игътибар җәлеп итү өчен 1987 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) тарафыннан билгеләнә. Җәлил икенче санлы мәктәбенең "Форпост" отряды активисты Степанова Русана тартуга карата тискәре караш булдыру һәм сәламәт яшәү рәвеше урнаштыру максатыннан үсеп килүче буын өчен «Тәмәке тарту –сәламәтлеккә зыян салу!»дип аталган сыйныф сәгате уткәрде.