Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2021 елга «Юл картасы» төп чаралар планы нигезендә, хокук бозуларны профилактикалау һәм аттракционнардан файдаланучылар тарафыннан аттракционнарның техник торышына һәм эксплуатациясенә карата таләпләрне үтәү, шулай ук аттракционнарны куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү буенча үткәрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында «Аттракцион»операциясе кысаларында рейдлар оештырылачак.Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең 01.06.20021 ел, № 01-05/142-пр боерыгы нигезендә, 2021 елның 2 июненнән 20 июненә кадәр Сарман муниципаль районында «операциянең техник заданиесе нигезендә, аттракционнарны эксплуатацияләүгә карата таләпләрнең үтәлеше буенча, аттракционнарны файдаланучылар белән үзара бәйләнешсез, 294-ФЗ номерлы Федераль законның 13.2 статьясы нигезендә профилактик күчмә рейдлар оештырыла.