Бүген табигать җылы кояшлы көн бүләк итсә, икеләтә шатлана, чөнки җәйнең беренче көнендә күп кенә илләрдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Балалар өчен ул шатлык өчен икеләтә сәбәп : алар үзләренең "һөнәри" бәйрәмнәрен билгеләп үтә һәм җылы җәйне каршы ала.
Безнең бистәнең нәни кешеләре өчен күңелле бәйрәмне мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырдылар. Бәйрәм программасы бик кызыклы һәм төрле иде. Концерт белән беррәттән асфальтка рәсем ясау конкурсы да узды. Шулай ук балалар өчен төрле уеннар һәм эстафеталар үткәрелде.
Балалар-бездә булган иң кыйммәтле әйбер, шуңа күрә алар турында кайгыртырга, аларның тормышын яхшырак итәргә кирәк. Чөнки баланың елмаюы һәм бәхетле күзләре — иң зур байлык.