Анда 46 делегат, авыл җирлекләре башлыклары, җирле контроль комиссиясе әгъзалары катнашты. Чараны Сарман районы башлыгы, партиянең җирле бүлекчәсе секретаре Фәрит Хөснуллин ачты.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең 2021 елның 9 июнендә Казан шәһәрендә узачак XXXIII конференциясенә делегатлар сайлау булды.
Ачык тавыш бирү нәтиҗәсендә, бер тавыштан конференция делегаты итеп «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе секретаре Фәрит Хөснуллин сайланды.